СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ КИРӘК
									4 октября 2023								
								        				
	                			                    		16 сентябрьдә Зеленодол районының Кече Шырдан авылы китапханәсендә башта балалар белән, соңыннан авыл халкы катнашында җыелыш булды. Җыелышны "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды башкарма директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина үткәрде. Ул коммерциягә кагылышы булмаган фондның авылда спорт мәйданчыгы төзү өчен Татарстан Рәисе грантын отуы турында хәбәр итте һәм төзелешнең кайчан башлануын хәбәр итте. Авыл халкы да, балалар да бу хәбәрне шатланып кабул итте. Чөнки авылда яшьләр дә, балалар да бар, ә спорт белән шөгыльләнергә урын юк иде.